Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Екатеринбургка килде. "Кольцово" аэропортында республика башлыгын Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин каршы алды.
Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов иртәгә Екатеринбургта узачак XI федераль Сабан туенда катнаша. Бәйрәмдә шулай ук Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашыр дип көтелә.