Алексей Песошин СССР Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзү заводының элеккеге директоры Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты

14.06.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин СССРның Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзү заводының элеккеге директоры Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты.

Алексей Песошин бу вакыйганы әһәмиятле дип атады.

“Оборона сәнәгатенең атаклы оештыручысы, Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзү заводының элеккеге директоры Петр Витер исеме белән машина төзелешендә данлы эшләр һәм уңышлар бәйле”, – диде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.

Ул Петр Витерның биографиясен искә алды. Бөек Ватан сугышында авиамеханик булган Витер 1946 елда Харьков авиация институтына элек башлаган укуын тәмамлау өчен керә һәм аны тәмамлаганнан соң, үзен авиатөзелеш һәм двигательләр төзү эше белән бәйли. Аның двигательләрендә Ту-154, Ил-62, Ил-86 самолетлары оча. Аның җитәкчелегендә газ кудыру станцияләре өчен двигательләр төзүгә нигез салына.

Алексей Песошин истәлекле билгене булдыруда катнашкан барлык оешма, предприятие, иҗат коллективларына рәхмәт белдерде.

Аерым рәхмәт сүзләре Петр Витер кебек атаклы эшлеклеләрне онытмаган ветераннарга һәм шулай ук Петр Витерның кызы һәм оныгына әйтелде.

Белешмә өчен:

Петр Витер Казан моторлар төзү заводы директоры итеп 1968 елда билгеләнә.

Өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.