Рөстәм Миңнеханов: Икътисад һәм социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсе, инвестицияләр җәлеп итә алуы хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле

13.06.2017

Икътисад һәм социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсе, инвестицияләр җәлеп итә алуы хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узган Бергәлек дәүләтенең эчке эшләр министрлыклары берләштерелгән коллегиясе утырышында белдерде. 

Россия Федерациясе эчке эшләр министры полиция генералы Владимир Колокольцев һәм Беларусь Республикасы Эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Игорь Шуневич җитәкчелегендәге делегация оператив эшчәнлек юнәлешләре буенча багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Владимир Колокольцев Татарстан Президентына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Казанда мондый абруйлы чараны уздыру урыны итеп сайлаганнары өчен рәмәт сүзләрен әйтте. 

"Татарстан уңышларына зур дәрәҗәдә тотрыклы иҗтимагый-сәяси вәзгыять тәэсир итә. Әлбәттә, икътисад һәм социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсе, инвестицияләр җәлеп итә алуы хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле.Хокук саклау ведомстволарының профессиональлеге һәм системалы эше республикада криминаль торыш тыныч булуын тәэмин итә", - диде ул чыгышында. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның эре спорт чараларын уздыруда тәҗрибәсе зур. Универсиада - 2013, 2015 елгы су спорт төрләре чемпионаты җәмгыять, халыкара федерацияләр, спортчылар һәм кунаклар тарафыннан уңай бәяләнде. 

Казан быел беренче мәртәбә Конфедерацияләр кубогын кабул итә, ә киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары биредә узачак. "Без андый чараларны кабул итү һәм уздыруга җаваплы карыйбыз, куелган бурычлар катлаулыгын аңлыйбыз. Командаларга тиешле шартлар булдыру мөһим, алар уен турында гына уйларга тиеш, ә җанатарларга куркынычсызлык һәм уңайлы шартлар булдыру мөһим", - диде Татарстан Президенты. 

Дөнья җәмәгатьчелеге субъектлары арасында мөнәсәбәтләр үсешеннән башка алга таба бару мөмкин түгел. Икътисадый элемтләрне тирәнәйтү, аларны киңәйтү, Россия һәм Беларусь Республикасы арасында мөнәсәбәтләрне якынайту бик әһәмиятле. 

"Без Татарстан Республикасы белән  Беларусь Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне машина төзелеше, медицина, ИТ, нефть химиясендә үстерү перспективалары зур дип саныйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның фикеренчә, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләренә хокук саклау органнарының багланышлары да ярдәм итәчәк. 

"Безнең ведомстволарның багланышлары, координациясе һәм стратегияләрен вакытында төзәтү - кирәкле процесс", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.