Республикада торак төзелеше һәм сафка бастыру темасына июнь урталарында ТР Хөкүмәте йортында узган чираттагы видеокиңәшмәдә беренче яртыеллыкта сафка бастырылырга тиешле, ләкин һаман проблемалары чыкканга, файдалануга тапшырыла алмаган Казандагы 3 йорт атап үтелгән иде. Шуларның берсе башкаланың Габишев урамындагы 8 нче йорт.
Социаль ипотека программасы ярдәмендә, нигездә, бюджеттагылар һәм яшь гаиләләр өчен төзелгән бу йорттан фатир алучыларга әле һаман ачкычлар тапшырылмаган. Бүген бертөркем активистлар ТР Хөкүмәте йорты каршына җыелып, үзләрен борчыган сорауларга җавап көтте.
Бу йортттан фатир отучылар инде елдан артык яңа куышларына кереп, кешечә яши башларга өметләнә. Яшь гаилә программасында катнашканнар хәбәрчебез белән аралашу барышында, үзләре кертергә тиешле 60 процентны банклардан кредитлар алып туплауларыннан, ай саен кредит түләү өстенә, чит затлардан һаман да фатир арендаларга мәҗбүр булуларыннан зарланды.
“Татстрой” тарафыннан төзелгән Габишев урамындагы әлеге йорт башта 25 декабрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш булса, соңрак тапшыру март башына, аннан май башына күчерелгән. Янәшәдәге шундый ук ике йортка бүген инде бәхетле гаиләләр күченгән. Ә 8 нче йорттан фатир отучылар һаман билгесезлектә. Алар фатир отулары турындагы ахыргы беркетмәне имзалаганнан соң да бер ай вакыт узып киткән. Аларга бу вакыт эчендә бик күп тапкыр җаваплы инстанцияләрнең телефон линияләрен “кыздырырга” туры килгән. Әлегә нәтиҗә генә юк. “Йортны тапшыруны тоткарлаучы сәбәпләр итеп, тирә-юнендә төзекләндерү эшләренең тәмамланмавы, төзелеш чүп-чарларының территориядән чыгарылмавы, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күрсәткән кимчелекләрне бетерү эшләренең баруы һ.б. китерелде. Бүген территория чиста, балалар мәйданчыклары да эшләнгән, агачлар да утыртылган, йорт эчендә дә эшләр бармый. Ә ачкычлар һаман бирелми”, -дип белдерде алар.
Бүген Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыруга багышланган киңәшмәдән соң алар янына ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин чыкты. Баштарак, төзелеш тәмамланды дигән документы булмаган йортка, ничек итеп кешеләрне урнаштырып булсын, дигән сүзләр белән чикләнгән башкаручы директор яшьләрнең моң-зарларын җентекләп тыңлаганнан соң, ачкычлар тапшыруны тизләтергә вәгъдә бирде.
Гомумән алганда, агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда 1 млн. 104 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган (еллык биремнең 46 проценты). Шуның 308,5 мең кв. метры социаль ипотека өлешенә туры килә. Ягъни бу 5462 фатирга исәпләнгән 116 йорт файдалануга тапшырылган дигән сүз.