Рөстәм Миңнеханов ЭКСПО-2017 ачылышында катнашу өчен Казахстан Республикасына килде

09.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре белән килде, ул Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында катнашачак.  Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге рәсми делегация составына керде. 
Казахстан башкаласына килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов ЭКСПО-2017 күргәзмә комплексы экспозицияләрен карарга юнәлде. Бүген күргәзмә үзәгендә Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы илләре делегацияләре башлыклары булачак һәм ЭКСПО-2017 ачылышында катнашачак дип көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты "Астана ЭКСПО-2017" илкүләм компаниясе" АҖ идарәсе рәисе Әхмәтҗан Есимов белән очрашырга җыена. 
Искәртәбез, бу көннәрдә Астанада Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары-дәүләтләр башлыклары Советы утырышы уза.   
Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары-дәүләтләр башлыклары Советы утырышында оешманың киләчәк эшчәнлеген камилләштерү буенча конкрет адымнар турында фикер алышканнар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте