Рөстәм Миңнеханов Crossover һәм RidеAustin АКШ карьера биржасы директоры Энди Трибом белән очрашты

08.06.2017

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Crossover һәм RidеAustin АКШ карьера биржасы компаниясенең генераль директоры Энди Трибом белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмечесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.

Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм ИТ-тармакка белгечләр җәлеп итү турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан әлеге юнәлешне үстерү белән кызыксына. 

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Crossover компаниясе башлыгы Энди Трибның бу юлы Татарстанга килүе - Татарстан Республикасы делегациясенең апрель аендагы Америка Кушма Штатларына эш сәфәре нәтиҗәсе. Ул чакта делегация эре ИТ-компанияләр эшчәнлекләре белән танышты, шул исәптән Crossover. компаниясендә дә булды. 

Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, Энди Триб һәм аның компаниясе Техас штатының бизнес даирәсеннән. Хәзерге вакытта компания Иннополиска игътибар итте һәм аның инфраструктурасы белән кызыксына. 

Бүген Crossover. компаниясе - ИТ хземәткәрләрне җәлеп итү буенча иң эре платформаларның берсе.  Компания ИТ хезмәткәрләргә ихтыяҗлары булган оешмаларга квалификацияле хезмәткәрләрне сайлауда ярдәм итә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина