ВТБ белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

08.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар киләчәк хезмәттәшлек, төбәктә дәүләт ярдәме программаларын  гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм инвестицион, инновацион һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Очрашу азагында ВТБ белән Татарстан Республикасы арасында төбәкне социаль-икътисадый үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка ВТБ президенты-идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.  

Килешү якларның төбәкнең индустриаль парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм күрсәтүдәге төп юнәлешләрне билгели. Аерым алганда, өстенлекле тармакларда аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүгә юнәлгән уртак гамәлләрне күз алдында тота. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.