Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАИФ-НК»ААҖ проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехын төзекләндерүдән соң ачуда катнашты

08.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәрендә. 

Эшлекле сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ-НК" ААҖ производсвосында булды, анда проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехын төзекләндерүдән соң ачуда катнашты.

Рөстәм Миңнехановка заманча цехта су чистартуның төрле технологик этапларын күрсәттеләр. Ахырда оператор бүлмәсен дә күрсәттеләр. 

Проивзодстводан кала торган суларны локаль чистарту цехы "ТАИФ-НК" ААҖ объектларының производство-яңгыр суларын чистартачак, шул исәптән, төзелеп килүче Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексыннан чыгачак суларны да. Яңа чистарту корылмаларының куәте - сәгатенә 500 кубометр. Цехта төп җиһазлар General Electric компаниясенеке. 

Күп катлы чистарту технологиясе суны нефть продуктларыннан 99,9 %ка чистартырга мөмкинлек бирәчәк. Чистарту абсолют дәрәҗәдә була, суны аннары яңадан кулланып булачак. Бу предприятиенең су куллану күләмен киметергә, сулыкларга су ташлауны киметергә һәм Камадан су алуны тулысынча туктатуны мөмкин итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.