Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Буа муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Утырыш Мәдәниятне үстерү үзәгендә узды (Буа ш.).
Депутатларга Буа районы башкарма комитетында кадрлар үзгәреше турында мәгълүмат җиткерелде. Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп элек Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифасын биләгән Марат Җаббаров билгеләнде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Буа районы башлыгы һәм район Советы рәисе Азат Айзатулловның сәламәтлеге буенча дәвалануда озак булачагын искә алды.
“Азат Айзатулловка Буа районы башлыгы булганда тырыш хезмәте һәм уңышлары өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез, – диде Алексей Песошин. – Татарстан Президентының 2017елның 7 июнь указы нигезендә ул ирешелгән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде”.
ТР Премьер-министры шулай ук Азат Айзатулловның сәламәтлеге буенча Буа муниципаль районы башлыгы һәм район советы депутаты вазифаларыннан азат итүне сорап депутатларга мөрәҗәгать итүен хәбәр итте.
Моннан тыш, муниципаль район советына Сәлим Даутовтан Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарудан азат итүне сорап гариза бирелгән.
Сессия барышында депутатлар аларны вазифаларыннан азат итүгә тавыш бирделәр.
Алексей Песошин Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруны Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Җаббаровка йөкләүне тәкъдим итте. Ул билгеләгәнчә, аның кандидатурасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.
Депутатлар бертавыштан бу тәкъдим өчен тавыш бирделәр.
Марат Җаббаров үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга тырышачагын белдерде.