Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Казан» ММҮ каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгында булды.
Искәртәбез, Пушкин урамындагы бу 4 катлы җир асты паркингын төзү 2016 елның сентябрендә башланган иде. Заказчысы – «ТАИФ» ААҖ, проектлаучысы – «Татинвестгражданпроект» ДУП. Эшләр 2018 елның июненә тәмамланырга тиеш.
Рөстәм Миңнехановка эшләрнең барышы, объекттагы ситуация турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Президентына шулай ук җир асты парковкасы территориясен төзекләндерү турында да мәгълүмат бирделәр. Аңлатмаларны «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов биреп барды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казансу елгасы яр буенда урнашкан Фукс бакчасына бардылар.
Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчыкны Кремль яр буе һәм «Казан» ММҮ мәйданчыгы белән тоташтырырлык концептуаль хәл ителешне әзерләргә кушты.