Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды

07.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Ул аерым алганда, хәбәр иткәнчә, гәрчә матчларда катнашучы беренче командалар (Мексика и Португалия) Казанга 13-14 июньдә килсәләр дә,  матчлар башланырга 10 көн генә калды. Владимир Леонов шулай ук искәрткәнчә, Казанда 4 матч узачак: 18 июньдә Мексика – Португалия матчы, 22 июньдә – Германия – Чили, 24 июньдә – Мексика – Россия һәм 28 июньдә ярымфинал матчы.

Конфедерацияләр кубогының төп объекты – «Казан-Арена» стадионы, монда  вакытлы инфраструктура әзер, биналар җайлаштырылган, барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эксплуатацияләүгә әзер.

Матчлар алдыннан булачак мәйданнар – «Электрон», «Рубин» стадионнары     һәм Үзәк стадион, алар бар да спортчларны кабул итүгә әзер, сынап каралганнар.

Казан шәһәрен әзерләү кысаларында шәһәр транспорт челтәренең 74 автобусы Конфедерацияләр кубогы символикасы белән бизәлгән. Шәһәрдә шулай ук 700 волонтер эшләячәк (16 июньнән 30 июньгә кадәр).

Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Конфедерацияләр кубогы 2017 өчен биш телдә сайт эшләтеп җибәрелгән.

Су спорт төрләре сараенда аккредитация үзәге урнашачак. Кремль яр буенда билет үзәге эшләячәк. Fun-ID бирү үзәге Бауман урамында һәм Четаев ур.,10 да булачак.

Аннары объектларның гамәлләргә әзерлеге турында «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган, һәм хәзер матчлар көннәре бик якын. Аның сүзләренчә, иң мөһиме – спортчыларның, җанатарларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрү, шәһәр инфраструктурасын әзерләп бетерү, халыкка булачак чаралар турында хәбәр итү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.