Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов белән очрашты

07.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, «Ростех» ДК  генераль директорының инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Дмитрий Леликов һәм «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендәге киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Казанда булганда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, «Ростех» ДК  һәм «Россия вертолетлары» АҖ вәкилләре Казан вертолетлар заводында һәм ОСКда шөгыльләнүче башка предприятиеләрдә булдылар.

«Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский Оборона министры урынбасары Юрий Борисовка дәүләт оборона заказы кысаларында вертолетлар китереп торуны үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, Ми-38 вертолетларын сатып алулар һәм аларны куллану планнары турында сөйләштеләр.   

Искәртәбез, бүген Казан вертолетлар заводында Юрий Борисов һәм Андрей Богинский агрегат-җыю җитештерүен һәм «Ансат» һәм Ми-38вертолетларын җыеп бетерү цехын карадылар, аннары сатып алулар һәм җитештерү  планнары турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Россия вертолетлары" холдингы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.