ТР Хөкүмәте Йортында 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе турында киңәшмә узды

07.06.2017

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. 

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды. 

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. 

“Ягу сезонына әзерлек сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш. Көз көне проблема булмасын өчен аларны беренче чиратта хәл итәргә кирәк. Җылы биргәннән соң аларны хәл итү мөмкин булмаячак”, – дип җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге тармак предприятияләре 2016 ел йомгаклары буенча 33 млрд сумлык яки 2015 ел белән чагыштырганда 104 процентка хезмәт күрсәткән. 2016 елда бу тармакта 32 мең кеше эшләгән. Ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 24,3 мең сумны тәшкил итә, үсеш – 102 процент. 2016 елда зыянга эшләгән оешмалар өлеше 16,2 процентка (2015 елда 17,6 процент) кимегән.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада түләүләрне җыю 98,6 процентны тәшкил итә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, быел җылылык сезонына әзерлекнең үзенчәлеге булып, индивидуаль җылыту пунктларына күчү программасын тормышка ашыру тора.

2017 елның 1 маена коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен бурычы 566,6 млн сум. Узган ел белән чагыштырганда ул 61 млн сумга кимегән. Электр энергиясен кулланган өчен бурычлар 205,7 млн сумны тәшкил итә, бер ел эчендә бурыч 45,7 млн сумга кимегән.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.