Бүген, 6 июньдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында предприятиенең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышынды, “Татспиртпром” АҖнең еллык отчеты расланды.
2016 елда компания 1 млрд. 212 млн. сум күләмендә чиста табыш алган, бу алдагы елга караганда 13%ка югары.
“Татспиртпром” АҖнең заводлары 3,09 млн. декалитр спирт, 12,43 млн. декалитр алкоголь продукциясе җитештергән.
2016 елда “Татспиртпром” 46,27 млрд. суммага 12,15 млн. декалитр күләмендә продукция сата. Табышның үсеше 32% тәшкил иткән.
Татарстан Республикасында сату 3,1 млн. декалитр тәшкил иткән. Экспортка 83 мең декалитр җибәрелгән.
Компания 28,63 млрд. сум салымнар күчерә, шул исәптән Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 9,67 млрд. сум.
Утырыш азагында ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтовка “2016 ел хәйриячесе” дипломын тапшырды.