Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Рөстәм Миңнеханов рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеген югары бәяләде. «Сез бик нәтиҗәле эшлисез», - диде ул.
Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казанның 93 нче гиназиясе директоры Ирина Александровскаяга Рөстәм Миңнеханов актив эше өчен рәхмәт белдерде. «Кайбер кешеләр тел өчен үзләренең сәяси максатларында көрәшәләр, ә кайберәүләр телне саклауга һәм аны үстерүгә юнәлгән реаль эш башкаралар», - диде Татарстан Президенты. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе зур роль уйный, барлык муниципаль районнарда да аның бүлекчәләре бар.
Без күп мәсьәләләрдә сезнең ярдәмне тоеп торабыз, сезнең конструктив позиция бик мөһим, рәхмәт сезгә, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активына мөрәҗәгать итеп.
Аннары Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рисе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм диниара мәсьәләләр Советы әгъзасы Василий Носов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге хәрәкәт әкренләп үсә һәм көчәя бара.
Ирина Александровская Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.