Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Бельгия Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә кунакларга Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Бельгия илчесе Татарстанга эшлкле даирәләр вәкилләре делегациясе белән килде, барлыгы 12 Бельгия компаниясе вәкиле бар.
"Без Бельгия белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шул исәптән, төбәкара дәрәҗәдә дә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул исәкәрткәнчә, бүген Казанда Бельгия Татарстан компанияләре катнашында эшлекле форум узачак. Татарстан Президенты сүзләренчә, форум- үзара элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының социаль-икътисадый вәзгыяте турында хәбәр итте. Төбәкнең чит илләр белән элемтәләрне актив рәвештә үстерүен билгеләде.