Рөстәм Миңнеханов: Соңгы 15 елда Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарның гомуми күләме 10 кат артты һәм 12 млрд. сум тәшкил итте

05.06.2017

Икътсадның реаль секторы предприятиеләре һәм фәнни учрежениелщр - вузлар, фәнни үзәкләр - арасында кооперацияне киңәйтү һәм тирәнәйтү мөмкинлекләрен без анализларга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында белдерде.

Чара Казан милли тикшеренү технология университеты кампусларының бер бинасында узды (Казан, Четаев ур.)

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университеты (КАИ) территориясендә урнашкан лабораторияләр һәм фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты.

Аерым алганда, кампуста күргәннәр турында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ту-144 самолеты (белем алу экспонаты) ачык урынга куелган, хәзер аны төзекләндерергә кирәк, балалар һәм яшьләр күреп торсын. "Илле ел элек шундый самолет төзи алганнар, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Ә бүген без М-21 кә шатланабыз". 

Мәгариф һәм фән советы утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, куәтле фәнни-техник мөмкинлекләр производство комплексы белән бер рәттән - республикабызының төп өстенлекләренең берсе. Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә 120 дән артык фәнни оешма эшли. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында, ә ил дәрәҗәсендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск һәм Новосибирск өлкәләреннән генә артта кала. 

Төбәгебезнең төп фәнни-техник потенциалы - Казан федераль университеты һәм ике милли тикшеренү университетлары (КАИ, КХТИ), дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

Россия фәне вузлар моделенә күчүне исәпкә алып, мондый максат законлы, диде ул, ләкин шул ук вакытта республиканың фәнни комплексы алга китсен өчен югары дәрәҗәгә ирешмәгән әле. 

"Без модернизация буенча гаять зур бурычлар куябыз, шул иәсптән - фәннең академик секторына да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Фәнни оешмаларның федераль агентлыгының җиде институты нигезендә Мультидисциплинар федераль тикшеренү үзәген оештыру планлаштырыла, бу фән һәм технологияләргә импульс бирергә тиеш". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, фундаменталь һәм гамәли фәннәрне финанс яктан тәэмин итүдә күпмедер уңышлар бар. Соңгы 15 елда Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарның гомуми күләме 10 кат артты һәм 12 млрд. сум тәшкил итте.

Ләкин 90елларда югалтылган фәнни мөмкинлекләр әлегә тулысынча кире кайтарылмаган, дип саный ТР Президенты. 

Россиядә уртача тулаем региональ продукттан фәнгә чыгымнар 1,1 күрсәткечендә булса, бездә 0,73, бу аз, дип ассызыклады ТР Президенты. 

"Әлбәттә, булган финанс ресурсларның нәтиҗәлеген арттыру бик мөһим. Республика өчен уңышлы юнәлешләргә игътибар итәрә кирәк. Моннан тыш, Татарстан фәнни оешмаларына федераль бюджеттан максатчан трансферлар өчен көрәшүдә берләшергә кирәк. Республикада тулы инновацион инфраструктура булдырылган, ул фәнни-тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләрен коммерцияләштерергә ярдәм итәргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина