Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ лабораторияләре һәм фәнни үзәкләре эше белән танышты

05.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм фәнни үзәкләрендә булды.  

Рөстәм Миңнехановка шулай ук КНИТУ-КАИ 2 нче һәм 8 нче уку  корпуслары арасындагы мәйданчыкта (Четаев ур.) урнашкан Ту-144 очкычын күрсәттеләр.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Ту-144 очкычының Казан илкүләм тикшеренү университеты кампусындагы постаментка 2017 елның 26 маенда куелуы турында сөйләде. Ту-144 советлар заманындагы тавыш тизлегеннән артык очучы дөньядагы ике очкычның берсе булган пассажир очкычы.

Рөстәм Миңнехановка Ту-144 очкычының беренче очышына 50 ел тулуга (2018 елның декабрендә) салонында техниканың интерактив музеен ачуны  планлаштыру турында да сөйләделәр.

Анары Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар    квант коммуникацияләре лабораториясендә – КНИТУ-КАИ Казан квант үзәгендә булдылар. Монда Россиядә һәм БДБдә беренче күп төенле квант челтәрен тәкъдир иттеләр.

Бу – КНИТУ-КАИ Казан квант үзәге һәм ИТМО Университеты галимнәре  төркеме тарафыннан Россия һәм БДБдә тулы режимда эшләтеп җибәрелгән күп төенле квант үзәге. Ил практикасында беренче мәртәбә шәһәр телекоммуникация инфраструктурасы базасында эшләүче квант каналлары аша Казанның төрле районнарында урнашкан дүрт нокта берләштерелә.

Казан квант челтәренең дүрт ноктаның икесен тоташтыручы сынау сегменты 2016 елның августында сынап каралган. Хәзер дүрт нокта арасында  коммуникация тулысынча урнаштырылган. Челтәр «Таттелеком» элемтә операторының гамәлдәге җепсел линияләрендә эшли. Мондый челтәрнең төп бурычы – мәгълүматны тышкы йогынтылардан яклауны тәэмин итү. 

Рөстәм Миңнехановка квант коммуникацияләрен төзү эше принциплары турында, дөньяда (АКШ, Кытай, Европа) квант челтәрен файдалану тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Кунаклар барган икенче лаборатория – квант хәтере, фотоника һәм җепсел квант оптикасы лабораториясе булды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка В.А. Белугин ис. Цифрлы икътисад үзәге эшчәнлеге турында сөйләделәр. Монда ук Татарстан Республикасы Президентына җитештерүне планлаштыру һәм мониторинглау программа-аппарат комплексын күрсәттеләр.   

КНИТУ-КАИ фәнни үзәкләре белән танышу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.