Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибына яңа машиналар ачкычлары тапшырды

05.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә «Форд Транзит» яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Тантана «Медицина университеты клиникасы» (5 нче Казан шәһәр сырхауханәсе, Шәриф Камал,12) ДАСУнең хирургия корпусы янындагы мәйданда узды.

Шулай итеп, Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе автопаркы шул исәптән 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы чараларында да файдаланылачак яңа машиналар белән тулыландырылды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм автомобильләрен карап чыкты, шулай ук ук аларның җиһазлары белән танышты. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин машиналар эчендәге оператив медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән җайланмалар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, яңартылган автопарк халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтер өчен тизрәк бара алачак. Аның сүзләренчә, машиналарда гражданнарга оператив медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар. 

«Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә уздырылучы системалы эш бик күләмле һәм җитди, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел без республикадагы барлык поликлиникаларда да тәртип урнаштыру турында карар кабул иттек. Бу программа ике ел дәвамында уздырылачак, барлык поликлиникаларыбыз да расланган стандартларга туры киләчәк».

Табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төп бурыч – ашыгыч медицина ярдәме машиналарын нәтиҗәле файдалану. «Әлбәттә, бүген гражданнардан медицина хезмәтләре күрсәтү буенча күп шикаятьләр керә, - диде ТР Президенты. – Бу техника җитмәүгә, аны нәтиҗәле файдаланмауга, белгечләр җитмәүгә һәм эшне оештыруга бәйле шикаятьләр».

Үз ягымнан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм республика ягыннан без барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырышабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау тармагына, аның матди-техник базасына, транспорт белән тәэмин ителешенә шактый гына күп акчалар кертәбез, әмма һөнәри ягы, эшне оештыру  – бу, әлбәттә, сезнең җаваплылыкта һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җилкәсендә. 

«Әмма безнең менә дигән медицина мәктәбебез, шәп белгечләребез барга һич тә шикләнмим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без сезгә ярдәм итеп торачакбыз. Нәтиҗәсе булыр дип ышанам».

Җавап сүзе белән Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы   Сергей Басанов чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.