Казанга Әрмәнстан Президенты килде

24.06.2011

Бүген Казанга Әрмәнстан Президенты Серж Саргсян җитәкчелегендәге Әрмәнстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” Халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Серж Саргсянның Казанга эш визиты белән килүенең төп максаты – Казан Кремлендә узачак Россия, Әрмәнстан һәм Әзербайҗан башлыкларының өч яклы очрашуында катнашу. 
Серж Саргсян Казан Кремле белән танышыр һәм “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында РФ Президенты призына үткәрелүче ат чабышларын карар дип көтелә.