Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» V илкүләм чемпионаты финалында («Ворлдскиллс Россия», Краснодар) җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.
Очрашу «Свияжские холмы» (ТР Югары Ослан районы) ял йортында узды, аның кысаларында «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык Татарстан Республикасының киңәйтелгән җыелма командасы әгъзалары өчен икенче күчмә белем бирү сменасы оештырылган.
Яшьләр белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика командасы «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
«Бу – сөенечле вакыйга һәм мин сезне чын күңелемнән котлыйм, бу – күнегүләр, ярышлар алдыннан сез башкарган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әмма икенче урын, әлбәттә, беренче урын түгел, - диде ул. – Безнең максат – алдагы урыннарны яулаучы җыелма команда җыю гына түгел, безнең өчен республика белем бирү стандартларын халыкара дәрәҗәгә җиткерү, белгечләрне әзерләү сыйфатын күтәрү, кадрлар потенциалын ныгыту күпкә мөһимрәк һәм болар бар да ахыр чиктә безнең төбәкнең инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлегендә чагылырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чемпионатта катнашу нәтиҗәләре һәр һөнәр буенча җентекләп анализланырга тиеш. «Киләчәкне күз алдына китереп, җитешсезлекләрне бетерергә кирәк, - диде ул. - Без чемпионатка, ресурс үзәкләре булдыруга, бу процесска предприятиеләрне җәлеп итүгә, яңа белем стандартларына күчүгә ярдәм күрсәтәчәкбез».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, быел декабрь аенда Иннополиста «Ворлдскиллс» стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре илкүләм тармак чемпионаты узачак.
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, быел октябрь аенда Абу-Дабида WorldSkills бөтендөнья беренчелеге узачак. Ул, Татарстан вәкилләре Россия җыелма командасы составына керер, дип өмет белдерде.
«Җиңү – ул һәрвакыт бер кеше җиңүе генә түгел, - диде ул. – Уңышка ирешкән һәрберегезгә тренерларыгыз, укытучыларыгыз ярдәм иткән. Бу – хезмәт коллективының, уку йортының, сезнең мөгаллимнәрегезнең, экспертларның олы хезмәте».
Без һәрвакыт спортчыларыбызны олылыйбыз, әмма асылда сез башкарган эшләр илебез өчен спортчылар казанышларыннан да өстенрәк, диде Рөстәм Миңнеханов, спортчылар уңышы – имидж өчен, ә сезнең уңыш илнең үсеш дәрәҗәсе, аның потенциалы.
«Без бина торгыза, теләсә нинди җайланма сатып ала алалбыз, әмма белемнәр, күнекмәләр, хезмәт сөючәнлек – боларның барысына да сезнең кебек яшь кешеләр булганда гына ирешеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» V илкүләм чемпионаты финалындагы («Ворлдскиллс Россия», Краснодар) 17 җиңүчегә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.