Казанга Әзербәйҗан делегациясе килде

23.06.2011

Кичә Татарстан Республикасы башкаласына Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев җитәкчелегендәге делегация килде.
“Казан” халыкара аэропортында Илһам Алиев бортын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.