Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы муниципаль районында булды.
Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында Алексей Песошин Урыссу поселогында балалар сәнгать мәктәбен карады.
Алексей Песошин һәм башка мәртәбәле кунаклар 375 урынга исәпләнгән яңа гимназия нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән капсула салдылар.
Юлламаны Урыссу гимназиясенең иң яхшы 2017 ел укучысы Нурислам Зиннәтуллин укыды.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап концерт оештырылган иде, анда районның балалар иҗат коллективлары катнашты.
Татарстан Премьер-министры шулай ук бу чарада катнашучыларның барысын да Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
Ул билгеләгәнчә, Урыссу яхшы якка үзгәрә. Нәкъ менә монда яңа мәктәп төзеләчәк - мондый карар Татарстан Президенты тарафыннан кабул ителгән, бу объектка инде акча бүлеп бирелгән. 2015 елда монда яңа балалар бакчасы ачылган.
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республикада 3 яңа мәктәп төзелгән, 2017 елда 9 яңа мәктәп төзеләчәк.