Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2017 мәйданчыгында берничә чит ил компаниясе вәкилләре белән очрашты

01.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә берничә чит ил компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

МSD International (АКШ) компаниясе президенты Кевин Али белән әңгәмә барышында сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуның киләчәк адымнары билгеләнде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин билгеләп үткәнчә, Татарстан Америка компаниясе белән элемтә урнаштырган инде: республика төрле авырулардан (онкология, гепатит С, шикәр диабеты, ВИЧ һәм башкалар) дәвалану һәм аларны профилактикалау өчен МSD инновацион дару препаратларын алдыра. Моннан тыш, КДМУ базасында хәзер уртак клиник тикшеренүләр уздырыла.   

Очрашу кысаларында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә инновацияләр буенча эшләүче галимнәргә һәм оешмаларга ярдәм күрсәтү проекты турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан территориясендә әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карадылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов IBM корпорациясенең өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео белән очрашты. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, IBM белән хезмәттәшлек беренче ел гына дәвам итми. Компания Казанда үз бүлекчәсен – клиентларга хезмәт күрсәтү үзәген ачты. 2015 елда Лаеш районының Усады авылында ICL инженер үзәге базасында IBM хезмәт күрсәтүләр үзәге оештырылды. Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектларның кадрлар потенциалы үсешенә К(И)ФУ, «Иннополис» МИЗ һәм Татарстан Республикасының башка предприятиеләре белән партнерлык турында килешүләр мөмкинлек бирә. 

Бруно Ди Лео, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка IBM инициативаларын гамәлгә ашырганда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә үзара файдалы хезмәттәшлек дәвам итәр, дип ышаныч белдерде.  

Schneider Electric генераль директоры, Директорлар советы рәисе Жан-Паскаль Трикуар белән очрашуда Иннополиста Фәнни-тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үзәге булдыру буенча уртак проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралды. Хәзергә әлеге проект буенча эш төркеме оештырылган, шулай ук Үзәкне үстерүнең 2017 ел азагына кадәр өстенлекле юнәлешләре (сәнәгать тирәлегендә кибериминлек, күп фазалы һәм массакүләм чыгымнарны исәпләү, предприятиенең технологик процессларын модельләштерү системалары һәм башкалар) билгеләнгән.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.