Бүген Татарстан Республикасы белән «РусГидро» компаниясе мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Килешүнең максаты – Иннополис Университеты базасында мәгълүмат технологияләре, фәнни-техник, инновацион, мәгълүмат-аналитик һәм эксперт эшчәнлеген үстерү буенча үзара багланышларны үстерү.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «РусГидро» ГАҖ генераль директоры Николай Шульгинов кул куйды.
Чара Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Яклар мәгълүмат иминлегенә идарә, энергетика логистикасы, энергия объектларында технологик процессларны, фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләрдә автоматлаштыру һәм роботлаштыру, «РусГидро» төркеме хезмәткәрләрен укыту, стажировкалау һәм белгечлекләрен арттыру буенча Иннополис Университетының фәнни-техник потенциалын файдалану турында сөйләшеп килештеләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Шульгинов ИТ-югары уку йорты базасында яңартылучы энергетика технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге булдыру вариантын да карадылар.