Татарстан Президенты Яңа үсеш банкы җитәкчелеге белән очрашты

01.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Каматх белән очрашты.   

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. 

Татарстан, Россиянең алга киткән һәм сәнәгате үсеш алган төбәкләреннән берсе буларак, Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлекне үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Бүген Яңа үсеш банкы инфраструктур проектларны һәм тотрыклы үсеш проектларын, шул исәптән транспорт инфраструктурасына, энергияне нәтиҗәле файдалануга, ТКХна һәм шәһәр үсешенә бәйле проектларны финанслый. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу – республика өчен зур кызыксыну уята торган мөһим юнәлешләр.

«Яңа үсеш банкы Карелиядә ике кече су электр станциясе төзү буенча беренче Россия проектын хуплады инде. Татарстан шулай ук карауга дип үз проектларын тәкъдим итәргә әзер. Бездә нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә яхшы тәҗрибә тупланган. ИТ-сектор үсешенә аерым игътибар бирелә», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Кундапур Каматхны Россиягә якындагы киләчәк визиты барышында Татарстанга килергә чакырды. Ул шулай ук Татарстан белән Яңа үсеш банкы арасында уртак проектларда катнашу буенча мөмкин вариантларны карау максатларында эш төркеме төзергә тәкъдим итте.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.