1 июньдә уздырылачак Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика сабый балалар йортының 1 нче бүлегендә (Казан, Фучик ур., 73) булды. Оешмага Татарстан Республикасы Президенты паллиатив ярдәм палатасы өчен үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты бүләк итте.
«Республика махсуслаштырылган сабый балалар йорты» ДАСУдә ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, инвалид балалар дөньяга килгән көннәреннән алып 4 яшькә кадәр тәрбияләнә. Аларга монда медицина, педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, учреждение ВИЧ-инфекция буенча перинаталь контактлы балаларны һәм ВИЧ-инфекцияле балаларны кабул итүне тәэмин итә.
Оешма директоры Алсу Нәдершина Татарстан Президентына 2016 елда монда 1195 бала, шул исәптән 18 ятим бала тәрбияләнүе турында сөйләде. Бу балаларның 800дән артыгы реабилитация узган, 372 бала монда вакытлыча яши.
«Бездә 4 бүлеккә 33 төркем, ягъни «фатир», без аларны шулай дип атыйбыз», - диде Алсу Нәдершина. Сабый балалар йортында 14 табиб, 154 шәфкать туташы, 85 педагог һәм 83 кече медицина персоналы эшли.
Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып 10 ятаклык паллиатив ярдәм палатасына юнәлде, бу палата 2014 елда каты авыручы балалар өчен ачылган булган.
Учреждение эше белән танышу барышында Татарстан Президенты кабул итү-карантин бүлегендә, төркемнәрнең берсендә, уеннар бүлмәсендә, массаж һәм ЛФК кабинетында булды.
Сабый балалар йортына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.07.2016 күрсәтмәсе нигезендә республика бюджетыннан 96 млн. сум акча бүленгән булган. Бүгенгә 21,5 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылган. Подрядчысы – «Созидание» ТК» ҖЧҖ.
Рөстәм Миңнеханов ремонт сыйфатын уңай бәяләде. Сабый балалар йорты директоры Алсу Нәдершина Татарстан Республикасы Президентына ремонт уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.