Татарстан Президенты Сингапур сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу үткәрде

31.05.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Каном белән күреште. Азиат партнерлар ягыннан шулай ук Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапур сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре дo бар иде.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Татарстан өчен интенсив үсеш буенча үрнәк булуын билгеләп узды. “Республикабызда бик күп үзгәрешләр булды һәм алар әле дә бара— бу без сезнең илдә күргән тәҗрибә нәтиҗәсендә эшләнде. Безгә министрларыбызга, администрация башлыкларына, системалы эш алып барган очракта, 50 ел эчендә илне ничек үзгәртеп булуын күрсәтү мөһим иде", — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Сингапур коллегаларына Иннополис проектын булдыруда, идарәче кадрлар әзерләп, аларның квалификациясен күтәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Татарстан Президенты кунакларга республиканың потенциалы турында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан үсеп килүче Сингапур бизнесы өчен Россия базарына керү капкасы булырга тиеш.

Сингапурның Сәнәгать һәм сәүдә министры Ко По Кан Татарстан үсешендәге уңай динамиканы билгеләп үтте.

"Татарстан һәрвакыт киләчәккә юнәлеш тота, ул Россиянең әйдәп баручы республикасы. Аның диверсифицияле икътисады нефть һәм газга бәйле түгел, ә, киресенчә, алдынгы тармакларга юнәлгән: самолетлар җитештерү, машина төзелеше, көймәләр төзү, безнең фикеребезчә, без бер-беребезгә икътисади позицияләрне ныгытуда ярдәм итә алабыз ", — дип нәтиҗә ясады Сингапур Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры.
 


ИА "Татар-информ"