Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда ике көнлек эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге визит Португалия-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында Португалия белән Татарстан арасында хезмәттәшлккә этәргеч булачагына ышануын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Лиссабонда ул "Тагушпарк " мәйданчыгында булды, Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Шулай ук бүген "Португалия-Татарстан" бизнес форумын узды, анда төбәкнең инвестицион һәм икътисадый мөмкилнекләре тәкъдим ителде, диде ул.
Без илегез белән эшлекле элемтәләрне арттыру яклы, уртак проектлар гамәлгә ашырырга телибез, диде Рөстәм Миңнеханов Эдуарду Ферру Родригешка.
Татарстан Португалия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә әзер, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.