Татарстан Республикасы төбәккә Португалия бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә тели һәм үзара багланышлар киңәюгә шат булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда «Португалия – Татарстан» эшлекле форумындагы сәламләү сүзендә хәбәр итте.
Чара Португалиянең Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгында (AICEP) узды.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россиянең Португалиядәге Илчелегенең сәүдә киңәшчесе Игорь Золкин да мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар иткән өчен рәхмәт белдерде.
Безнең делегация Португалиягә аның икътисадый мөмкинлекләре белән танышыр өчен, шулай ук Татарстанның инвестицион, инновацион потенциалын тәкъдир итәр өчен, хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләре турында сөйләшер өчен килде, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Россия һәм Португалия җитәкчелегенең төбәк дәрәҗәсендә багланышларны ныгытуга ярдәм күрсәтүе һәм эшлекле даирәләрнең хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр тудыруы аеруча мөһим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Португалиягә ягулык, каучуклар, агач эшләнмәләр җибәреп тора. Шул ук вакытта аннан автомобильләр, җайланмалар һәм төрле эшләнмәләр кертә.
«Без сезнең ил белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтергә, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Аерым алганда, Татарстан Португалиягә «КАМАЗ» йөк автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгаручы җайланмалар, газ-турбина, газ җибәрүче җайланмалар һәм компрессорлар, суыткыч техника җибәрү белән кызыксынабыз.
Рөстәм Миңнеханов Португалия компанияләрен Татарстандагы инвестицион проектларда катнашырга чакырды.
Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә Татарстанда масштаблы инвестицион проектлар гамәлгә ашырылачак, шулардан: «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү, «Мәскәү - Казан» тизйөрешле тимер юл магистрален салу.
Татарстанда шулай ук Россиянең «Алабуга» әйдәүче махсус икътисадый зонасы урнашкан, 2015 елда Казанның юлдаш шәһәре – Россия масштабындагы ИТ-үзәк һәм «Иннополис» икътисадый зонасының беренче чираты ачылды.
«Без нано-, биотехнологияләрне, композит материаллар, робототехника җитештерүне үстерү буенча эш алып барабыз. Безнең күп кенә проектларда чит илләр компанияләре дә катнаша», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Азакта ул Португалия бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды.
Аннары Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалын тәкъдир итте.
Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендәге мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Төбәкнең авыл хуҗалыгы потенциалы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Форум барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында кайбер документлар имзаланды. Шулардан: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Space Silver Drones компаниясе (Португалия, авиатөзелеш) арасында хезмәттәшлек турында килешү, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән AmberTREE / Novermet-DP (энергетика) арасында килешү.