Рөстәм Миңнеханов Лиссабонда Taguspark фәнни-технологик паркны булдыру тарихы һәм аның эшчәнлеге белән танышты

30.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга эш сәфәре кысаларында Taguspark («Тагушпарк») фәнни-технологик паркында булды.

«Тагушпарк» – Португалиянең Зур Лиссабон субрегионындагы Оэйраш муниципалитетында урнашкан фәнни-технологик парк.

Taguspark 1992 елда оештырылган. Компаниянең төп акционерлары – финанс фирмалары, ИТ-компанияләр, университетлар, муниципалитетлар һәм башка оешмалар.   

Парк мәйданы 150 га һәм аңа якынча 130 компания керә, бу – фәнни-тикшеренү лабораторияләре, инновацион стартаплар һәм бизнес-инкубаторлар, аларның эшчәнлек даирәләре – мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр, электроника, материаллар, метрология, җитештерү, әйләнә-тирә мохит, техник инспекцияләр һәм консультацияләр (ISQ), биотехнология һәм нечкә химия. Паркта шулай ук юл хәрәкәте иминлегенең илүкүләм органы, Информатика институты, Тышкы эшләр һәм ил чикләре хезмәте, шулай ук рестораннар, аптекалар, мәктәпләр, университет, сырхауханәләр, банк оешмалары һәм башкалар урнашкан.

Taguspark проекты турында аның генераль директоры Антонио Кармона Родригеш җентекләп сөйләде.

Тулаем «Тагушпарк»ка көн саен 11 меңләп кеше укырга һәм эшкә килә.   

Бүген паркның төп бурычы – яңа этапка, «белемнәр шәһәре» булдыруга күчү. Аның концепциясе – «белемнәр шәһәре»ндә яшәү, эшләү, ял итү.  

Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итү азагында белдергәнчә, «Тагушпарк» тәҗрибәсе Татарстан өчен бик кызыклы, бигрәк тә Иннополис шәһәрен тагын да үстерү өлешендә. Бүген без багланышларыбызны башлап җибәрдек, диде ул.

Taguspark вакытта Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Taguspark арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов «Тагушпарк» җитәкчелеген Татарстанга чакырды. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда 18 июньдә Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Португалия – Мексика матчы узачак, һәм бу Казанга килү өчен яхшы сәбәп булырга мөмкин.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар паркның изнес-инкубаторын, лабораториясен карап чыктылар, анда алар яшь галимнәр белән очраштылар. Татарстан Республикасы Президенты, аерым алганда, бизнес-инкубатор өчен компанияләр сайлап алу критерийлары, шулай ук «Тагушпарк»,  бизнес-инкубатор мәйданчыкларын һәм инфраструктутасын арендалаган өчен түләү белән кызыксынды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.