Әлмәттә «Татнефть» ГАҖның баш офисында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2017 елның 1 нче кварталындагы эшчәнлек йомгаклары һәм аларның үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының, федераль структуралар бүлекчәләренең җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, республиканың нефть төбәкләре администрацияләре башлыклары, «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов катнашты.
«Ел нефтькә бәяләр артудан башланды – бу котировкаларны югары дәрәҗәдә озак срокка тотрыкландыруга, шуның нәтиҗәсе буларак, озак сроклы тотрыклану процессына өмет бирә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия икътисадының ике еллык рецессиядән чыгуының беренче билгеләре күренә. Уртача сроклы перспективада җитештерү үсеше елына 1,5 процент тәшкил итә. Татарстанда ел башыннан динамика 4 проценттан артып киткән, ел азагына кадәр шуны саклап калу өмете бар. Республикадагы гомумроссия күрсәткечләреннән артыграк баручы төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча уңай динамика – күбесенчә нефтьчеләребез казанышы, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның нефть компанияләре нефть чыгаруның уңай темпларын тәэмин иттеләр. Аларның сәнәгать җитештерүе индексы – 2016 елның гыйнвар-март айларына карата 103,1 процент, ягъни 8 млн 905 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән кече компанияләр тарафыннан – 1 млн 780 мең тонна. Шул ук вакытта нефть чыгаруны киметү буенча барлык йөкләмәләр дә үтәлгән, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев билгеләп үткәнчә, Татарстанның кече нефть компанияләре буенча 2016 елның октябренә карата 2017 елның апрелендә суммар кимү тәүлегенә 1,7 мең баррель тәшкил итә.
Кече нефть компанияләре буенча инвестицион активлык үсү күзәтелә, дип дәвам итте Татарстан Республикасы Президенты. Бораулау, геологик-разведка эшләре дәвам итә. Компанияләрнең килере артты, аерым алганда, беренче кварталда төяп җибәрелгән продукця күләме 28 млрд. сумнан артыграк, республика берләштерелгән бюджетына түләүләр – 1,2 млрд. сумнан артык.