Татарстан Республикасында 904,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

27.05.2017

Бүгенгә Татарстанда 904,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында зган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башланганнан бирле 652 тикшерү уздырылган. ТР ДТИ – 622 тикшерү, ТР ДХИ - 30.  Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм  нормаларын бозган өчен 4 млн. 266 мең сумлык 163 карар чыгарылган.

1 апрельдән алып 20 майга кадәр республикада санитар-экологик ике айлык уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 295 төзелеш мәйданчыгын тикшерде, 55 административ беркетмә төзелде.  

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча да эшләр дәвам итә. Бүгенгә 160 мең кв.метрга 4 мең 391 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу барлык шартнамәләр санының 89%ын тәшкил итә. Барлыгы 520 документ рәсмиләштерәсе калды.

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 2 мең 994 фатирлы 66 йортка хисап кергән. Төзелеп килүче 145 объектның 62сендә әзерлек югары дәрәҗәдә, 28ендә - уртача әзерлек, 55ендә - эшләр күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 387 фатирлык 17 йорт төзү карала. Бүгенгә 256 фатирлык 12 объект эксплуатациягә кертелгән. 5 объект буенча хәлләр түбәндәгечә: 4 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, 1 объектта түбә ябалар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел барлыгы 41 ветеранга 16 йорт төзү каралган. Шулардан 2 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, 2 объект әзер диярлек, 10 объект – уртача әзерлектә, тагын 2 объектта эшләр күп әле.

Татарстан Республикасы Җир һәм  мөлкәт мәсьәләләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән ятим балалар өчен 251 торак урыны сатып алу контракты төзегән. Документлар рәсмиләштерү бара, 62 торакка күчкәннәр инде, диде Алексей Фролов.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 61 яшь гаиләгә субсидияләр бирү буенча расланган исемлек Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан ДТФна җибәрелгән.    Бүгенгә 20  чернобыльчегә, 13 мәҗбүри күченүчегә һәм 2 Ерак Төньякка күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

88 төзелеп килүче күп фатирлы инвестицион торак йорттан 41 объект әзер диярлек, 36сы – уртача әзерлектә, 11ендә эшләр күп әле.

Аз катлы торак төзелеше буенча республикада пландагы 8 мең 800 йортның 3 мең 329ы эксплуатациягә тапшырылган.

Алексей Фролов сүзләренчә, авыл клубларын төзү программасы 39%ка үтәлгән. 2017 елның 26 маена барлык объектларда да эшләр оештырылган  (31 клуб).  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына төзелүче күп фатирлы йортларга мониторинг уздырырга һәм  графиктан артта калучы объектлар турында хәбәр итәргә кушты: тоткарлану сәбәпләрен, төзелеш мәйданында эшләүче эшчеләр санын, атна эчендә башкарылган эшләр күләмен. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы профиль министрлыклары җитәкчеләрен үз ведомстволарындагы төзелеш һәм капремонт эшләренең барышын даими рәвештә тикшереп торырга өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.