Татарстан Президенты БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашты

26.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез  Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашты. 

Чара Казан ратушасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды. 

«БДБ хөкүмәтләре Советының быел беренче утырышы кысаларында барыгызны да чын күңелдән сәламлим. Рәхим итегез үзенең кунакчыллыгы һәм кунакларга ихтирам күрсәтә белүе белән дан казанган Казан шәһәренә. Монда катнашучылар бу кунакчыллыкны сизеп өлгергәннәрдер, дип уйлыйм», - диде Дмитрий Медведев кереш сүзендә. 

Ул билгеләп үткәнчә, быел, Кыргызстан белән Таҗикстан рәистәшләр булган килеш, Бергәлектә рәислек итү Россиягә күчте. 

Эшнең төп юнәлешләре арасында, РФ Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген бөтендөнья икътисадында, бөтендөнья сәяси тормышында, шулай ук советлардан соң киңлекләрдә баручы яңа процессларны исәпкә алып, Бергәлекнең эзлекле рәвештә үсүе һәм камилләшүе. «Безнең илебез кичерүче янаулар һәм өндәүләр БДБнең интеграцион структураларын, беренче чиратта тармак структураларын, модернизацияләүне, халыкара темалар буенча, бигрәк тә террорчылык, трансмилли җинаятьчелек, законсыз миграция һәм наркотрафик кебек уртак янауларга кагылган өлешендә, позицияләребезне тыгызрак җайга салуны таләп итә. Барлык кыенлыкларга һәм фикер төрлелегенә карамастан, безнең эш өчен бу – барыбызны да берләштерерлек көн тәртибе», – диде Дмитрий Медведев.

Эшебезнең тагын бер мөһим аспекты – Бергәлекнең икътисадый нигезләрен киләчәктә дә ныгыту, диде Россия Хөкүмәте башлыгы: «Без бизнес-бергәлекләрнең актив позициясенә өметләнәбез. Ирекле сәүдә турындагы шартнамә нигезенедә гамәлдәге сәүдә киртәләрен бетерү буенча зур уртак эшебез алдыбызда тора».

Без БДБ киңлекләрендә үзен-үзе тәэмин итә алырлык азык-төлек базары булдыру, транспорт, энергетика өлкәләрендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш һәм, билгеле инде, уртак инновацион эшчәнлеккә ярдәм буенча күп көч куярга кирәк», - диде РФ Премьер-министры. 

Дмитрий Медведев рәислек итүнең тагын бер мөһим бурычларыннан мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, туризм, спорт өлкәләрендә багланышларны киңәйтүне атады. 

«Бергәлекнең кайбер илләре җыелма командалары "Яшь профессионаллар" эшче һөнәрләре буенча безнең илкүләм чемпионатта катнаштылар. Бу 2019 елда Казанда узачак WorldSkills бөтендөнья чемпионатына яхшы әзерлек булып тора». 

Төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында укырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.