Бүген Казанга Казакъстан Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев килде.
Татарстан башкаласына килеп җитүгә ул ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР вице-премьеры-ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән ИТ-паркта булды. Бәхетҗан Сагынтаев бизнес-инкубатор һәм “Глонасс+112” мониторинг үзәге эше белән танышты. Моннан тыш, аңа төп стартап-проектлар турында сөйләделәр.
Аннары Казакъстан Премьер-министры махсус икътисади зона һәм Иннополис университетында булды, шулай ук Казан инноваторларының иң яңа фәнни эшләнмәләре белән танышты.
Кунакка инновацион объектларны Роман Шәйхетдинов тәкъдим итте.
Татарстан башкаласына Бәхетҗан Сагынтаев иртәгә, 2017 елның 26 маенда, узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде.