Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Андрей Кобяков Казанга 2017 елның 25-26 маенда узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь делегациясе визиты – Россия Федерациясе белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара файдалы багланышларны ныгытуга юнәлгән Татарстан-Беларусь хезмәттәшлеген үстерү торышы һәм аның перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы форсат. «Сезнең Татарстанга бүгенге визитыгыз үзара файдалы элемтәләрне үстетерүгә этәргеч булыр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2016 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Беларусь арасындагы товар әйләнеше якынча $700 млн. тәшкил итте. Шул ук вакытта сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү буенча безгә тырышлыкларыбызны арттырырга кирәк.
«Безнең товар җитештерүчеләребез арасындагы кооперацияне тирәнәйтергә кирәк, беренче чиратта, машина төзелеше һәм югары технологияләр өлкәсендә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстанда шулай ук нано- һәм биотехнологияләрне, композит материаллар җитештерүне, робототехника һәм ИТ-технологияләрне үстерү өлкәсендә эш алып барыла. Беларусь компанияләрен безнең инвестицион мәйданчыкларыбызда эшләргә чакырабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, является расширение связей в гуманитар өлкәдә: мәдәнияттә, фәндә, мәгарифтә багланышларны киңәйтү дә бик мөһим. Шулай ук спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне арттырырга кирәк.
Андрей Кобяков үз чиратында республика җитәкчелегенә Беларусь делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.
Андрей Кобяков сүзләренчә, Татарстан – Беларусьның Россия төбәкләре арасында иң эре сәүдә партнерларының берсе.