Бүген Татарстанга рәсми эш сәфәре белән Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанда булганда Беларусь Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга ниятли.
Андрей Кобяков эш сәфәренең төп максаты – Татарстан башкаласында 2017 елның 25-26 маенда узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу.