ТР Премьер-министры: цифрлы индустрия елдан-ел куәтле интеллектуаль мәйдан була бара

24.05.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Иннополис шәһәрендә “Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия-2017” конференциясендә катнашты.

Бу чарада катнашу өчен РФ мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров килде.

Форумда Россия технология компанияләре продукциясенең махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. “Россия сәнәгатендә цифрлы индустриянең елдан-ел цифрлы технологияләр өлкәсендә төп мәсьәләләрне чишүдә куәтле интеллектуаль мәйдан була баруын күрү күңелле. Россия Федерациясе, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә һәм, әйтми мөмкин түгел, "Ростех" корпорациясенең зур ярдәмендә шактый перспективалы проектлар эшли", – диде ул.

Алексей Песошин форум мәйданнарында чыгарылган нәтиҗәләр IT-тармакта дәүләт карарларын кабул итүгә уңай йогынты ясар, дигән ышаныч белдерде.

Николай Никифоров үзенең доклады кысаларында “Цифрлы икътисад-2024” программасы моделен тәкъдим итте. Командада хакимиятнең барлык федераль органнары, иҗтимагый оешмалар, эксперт институтлары һәм башка оешмалар катнаша.

Министр сүзләренчә, Татарстанда бик нык алга китеш бар - республика халкының 79%ы дәүләт хезмәтләреннән электрон режимда файдалана, шул ук вакытта Россиядә бу цифр 50%.

Иннополис шәһәрендә “Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия-2017” конференциясе 24-26 майда узачак.

 


“Татар-Информ” МА