Ирек Фәйзуллин: Татарстан Россия субъектлары арасында торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне җыюда алдынгысы булды

22.05.2017

2017 елның дхрт аенда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча 5 мең 937 мөрәҗәгать кабул ителде, бу узган елның шул елына караганда 474 мөрәҗәгатькә азрак.

Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, гражданнар мөрәҗәгатьләренең гомуми күләменнән 52 % күп фатрилы торак йортларның гомуми кулланыштагы милек мәсьәләләренә кагыла, 24 % - ТКХ түләүләре мәсьәләләре, 11 %  - сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтү. Мөрәҗәгатьләр буенча ТР Дәүләт торак инспекциясе 2 мең 483 карар чыгарды, 402 протокол тезелгән һәм 22 мең 270 сумга штрафлар салынган. 

Татарстанда 1 май мәгълүматлары буенча, апрель аенда халыктан торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләр күләме 98,4 процент тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 0,4 процентка артыграк. Уртача елына 98,6 процент була. Әоеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия субъектлары арасында алдынгы урында. 

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләр мониторингы нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 1 маена электрон түләүләр өлеше күләме гомуми суммадан 41,5 процент тәшкил итте, һәм түләүләр күләменнән - 37,2 процент. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, түләүләр өлеше күләме ягыннан 9,7 процентка, сан ягыннан 8,6 процентка югары.

Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфатына, йортларның гомуми кулланыштагы милке һәм башка мәсьәләләрдә шикаятьләрнең күп булып калуына игътибарын юнәлтә. Аның фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык торышына кешеләрнең хакимияткә карашы бәйле. 

“Бүгенге көндә системаны модернизацияләү буенча зур эш башкарыла, тармакка зур акчалар инвестицияләнә, инфраструктура мәсьәләләре хәл ителә. Шуңа күрә идарәче компанияләрдән без халыкка тиешле, сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен таләп итәргә хаклыбыз. Халык белән аралашырга, аңлатырга кирәк. Шикаять бар икән, димәк, кеше шул дәрәҗәдә мәсьәләсен хәл итә алмаган, һәм югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә карар кылган”, - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев