Рөстәм Миңнеханов: «Каравон» – Татарстанның күп милләтле халкының төп бәйрәмнәреннән берсе

21.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" XXV Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Лаеш мунициципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

Бәйрәм мәйданчыгына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе белән танышып чыкты, чарага килгән кунаклар белән аралашты.  

Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Каравон» быел республикада 25 нче мәртәбә уздырыла һәм  Татарстанның күп милләтле халкының төп бәйрәмнәреннән берсе.  

«Без тарихыбызга, мөселман һәм православие бәйрәмнәренә бик олылап карыйбыз. Кичә Болгарда Идел Болгарында ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүгә багышланган бәйрәм узды. Ә бүген исә “Каравон“ны билгеләп үтәбез. Бу фольклор бәйрәме республикабыз байлыкларыннан берсе», – диде ул. 

«Традиция буенча май ахырында Никола Вешний көнендә без бирегә, Никольское авылына җыелабыз. “Каравон” республиканың мәдәни бренды булуы безнең өчен зур горурлык. “Каравон“ бүген – рус фольклоры, биюе, җыры, тарихы һәм йолаларын яратучылар җыела торган кабатланмас мәйданчык», – дип сөйләде Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Быел «Каравон»гамәлгә ашырыла Лаеш районына 20мең кеше җыелды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.