Рөстәм Миңнеханов: "Капиталь ремонтка тотыласы акча идарә итүче компанияләргә барып җитәргә тиеш"

10.06.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә “Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Мәскәүдән видеоэлемтә буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2011 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш эшләре алып барылучы 29 яңа һәм күчмә объектта, 108 капиталь ремонт объектында, шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында вариатив формада төзелүче 6 объектта 11295 урын булдыру күздә тотыла.
Министр белдергәнчә, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балалар бакчаларын күпфатирлы йортларның беренче катларында урнаштырырга рөхсәт биргән.
РТ Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда барлык стандартларга туры килгән балалар бакчасын күпфатирлы бинаның беренче катында ачу тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Төзелә торган микрорайоннар өчен әлеге тәҗрибә актуаль санала, ул республиканың башка шәһәрләрендә дә кулланылырга мөмкин.
ТТ Президенты әлеге тәҗрибәне таратырга һәм 10 көн дәвамында мондый ихтыяҗ булган шәһәрләрдә йортларның беренче катында балалар бакчаларын урнаштыру мөмкинлеген карарга күрсәтмә бирде.
“Беренче катта урнашкан балалар бакчасы – шул йортта яшәүче гаилә өчен зур бүләк. Әмма йорт янында һичшиксез балалар мәйданчыгы да булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 108 объектта капиталь ремонт буенча вәзгыять мондый: 29 объектта эшләр төгәлләнгән, өстәмә 500 урын ачылган. 50 объектта планлаштырылган эшләрнең 50 проценттан артыгы башкарылган, 35 объектта темпларны арттырырга кирәк.
“Вариатив формада программа 1470 урын ачуны күздә тота. Республика шәһәрләрендәге белем бирү учреждениеләрендә 1152 урын ачылган, шуның 460 ы – Казанда”, - дип ассызыклады министр.
Аның сүзләренә караганда, 1 июньдә Түбән Камада тантаналы шартларда 260 урынлы балалар бакчасы ачылган. Объект “Татнефть” ААҖ акчасына төзелгән. Балалар бакчасы заманча төзелеш материалларын кулланып файдалануга тапшырылган, төзелеш-монтаж эшләре сыйфатлы итеп башкарылган.