Алексей Песошин: Корея Республикасы Татарстан өчен стратегик партнёр булып тора

16.05.2017

Корея Республикасы Татарстан өчен, һәм гомумән  Россия өчен стратегик партнёр булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “KCC Corporation” (Корея) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин Татарстан Корея белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, дип ассызыклады. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Корея арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 54,3 млн $ тәшкил иткән.

Шулай ук Татарстанның Корея Республикасы белән мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә дә бай тәҗрибәсе бар, дип өстәде ТР Премьер-министры. Бергә татар һәм корея музыкасы фестивальләре уздырыла.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый алга киткән төбәге санала.

Алга таба ике яктан да катнашучылар  хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган вариантлары хакында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.