Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company һәм "Соллерс" ААҖ компаниясе белән килешүне имзалауда катнашты

08.06.2011

Бүген ТР Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә. Татарстан башлыгы Ford Motor Company һәм "Соллерс" ААҖ компаниясе белән килешүне имзалауда катнашты. Чарада Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин да катнашты.

Ford Sollers Ford җиңел машиналарын җитештерәчәк. Яңа преприятиенең мәйданчыклары Всеволожск (Ленинград өлкәсе) һәм Яр Чаллы һәм "Алабуга" ирекле икътисадый зонасында урнашачак. План буенча елына 350 мең машина җитештереләчәк.