Борис Грызлов Казанда IT-паркта булды

04.06.2011

Бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Казан IT-паркында булды һәм Татарстанда IT өлкәдә гамәлгә куела торган проектлары белән танышты.

Аерым алганда, аңа дәүләт хезмәтләре порталы, “Электрон Хөкүмәт”, “ГЛОНАСС+112” мониторингы үзәге, бизнес-инкубаторы тәкъдим ителде.

Шулай ук Борис Грызловка “Россия, алга” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстан бүлегенең ике инновацияле проекты турында сөйләде. Аерым алганда, бу һөнәри мәгариф системасын модернизацияләү һәм эшчән һөнәрләрне популярлаштыру проектлары.

Журналистларга биргән әңгәмәсендә, “БР” Татарстанда күп эш башкарды, диде Борис Грызлов. “Моны күрсәткечләр буенча бәяләп була. Беренче кварталда Татарстанда сәнәгать производствосы 7,5 процентка артты – бу Россия буенча уртача күрсәткечләрдән күбрәк”, - дип билгеләп үтте РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе сүзләренә караганда, сайлаулар алдыннан берничә этап гамәлгә куелырга тиеш. Аларның берсе – бөтен төбәк оешмалары буенча конференцияләр үткәрү.

“Теләсә нинди партия, бигрәк тә хакимият партиясе халыкка хезмәт итәргә тиеш”, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.