Рөстәм Миңнеханов РФАнең Ширшов исемендәге океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин белән очрашты
04.06.2011Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге океанология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъматуллин белән очрашуда төп фәннәрне үстерү турында сөйләштеләр.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белән Роберт Нигъматуллин төп фәннәр һәм икътисад интегриясе мәсьәләләре, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең үсеше буенча фикерләштеләр. Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге белән хезмәттәшлек мәсьәләсе күтәрелде.
Очрашуда Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге белән Себер бүлеге арасында тикшеренүләр өлкәсендәге эшләрне координацияләү турындагы килешү төзелде.