Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан үсеше буенча инициативалар "Бердәм Россия"нең ярдәмен ала"

04.06.2011

Бүген Казанда “Корстон” кунакханә, сәүдә–күңел ачу комплексында “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясе уза.

Конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең югары совет рәисе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, көн үзәгенә “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының хисап чоры эше мәсьәләсе куелган. Бу уңайдан Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Конференциядә катнашучылар шулай ук “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең контроль-ревизия комиссиясе эше турында хисап тыңлаячак.

Конференция барышында “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы һәм төбәк бүлегенең контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланачак.

Татарстан “бердәмроссияле”ләренең XVIII конференциясендә беренче тапкыр, партия проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы, интерактив тавыш бирү системасы кулланылачак. Аның ярдәмендә “Бердәм Россия”нең нәтиҗәле, актуаль һәм популяр проектларын ачыклау ниятләнә.