ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: Республика клиник хастаханәсен төзекләндерү эшләре быел тәмамланырга тиеш

03.06.2011

Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсен төзекләндерү эшләре быел тәмамланырга тиеш. Моны бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов таләп итте.

Ул хакта ул хастаханәләрдә бара торган эшләр белән танышкан вакытта белдерде.

Президент фикеренчә, барлык эшләр инде 2011 елда төгәлләнергә тиеш. Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар кабул итү - диагностика бүлеген карады.