“Без балаларның сәламәтлеген кайгыртырга тиеш”, - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара балаларны яклау көнендә Балалар сәламәтлек үзәгендә.
Татарстан башлыгы Зорге урамында урнашкан Балалар сәламәтлек үзәгендә булды. Анда Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Сәламәтлек үзәге каршында оештырылган бәйрәм тантанасына Рөстәм Миңнеханов зур торт алып килде. Бәйрәм тәмамлангач үзәккә килүчеләрне ТР Президенты бүләк иткән торт белән сыйларга вәгъдә иттеләр.
“Балалар – иң мөһиме, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Сәламәтлек үзәгендә яхшы шартлар тудырылган. Әлбәттә, без балаларыбыз турында кайгыртырга тиеш. Барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Балаларга никадәр күбрәк вакыт һәм игътибар бирсәк, безне шул кадәр яхшырак киләчәк көтә”.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистларга биргән әңгәмәсендә, Татарстанда 14 өлкәннәр һәм 6 балалар сәламәтлек үзәге эшли дип белдерде. Республика өчен шул кадәр үзәк җитә, дип саный министр. “Әгәр бүген Сәламәтлек үзәгенә эләкмәгәнсез икән, борчылырга урын юк. Бары тик язылырга һәм сезне тикшеренү үтәргә чакыруларын көтәргә кирәк”, - дип саный ул.
ТР сәламәтлек саклау министры сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы турында сөйләде. Аны гамәлгә ашыруга якындагы ике елда федераль бюджеттан 8 миллиард тирәсе сум акча юнәлдереләчәк. Бу сумманың 31 проценты балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенә китәчәк.