Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Гасыр гение...» күргәзмәсен ачуда катнашты

27.04.2017

Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Казан Кремлендә Дәүләт Третьяков галереясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыкларыннан хәзинәләр күргәзмәсен ачу тантанасы узды. «Гасыр гение...» уникаль экспозициясен ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, бу проектны тормышка ашыруда ул ярдәм күрсәтте.   

Татарстан Республикасы Президенты шунда катнашучыларны сәламләде һәм күргәзмәне оештыручыларга, шул исәптән Третьяков галереясе генераль директоры Зөлфирә Трегуловага рәхмәт белдерде. «Монда минем өлеш зур түгел. Бер ел элек без Зөлфирә Исмәгыйль кызы белән музей сәнгате өлкәсендәге белемнәремне тикшереп чыгу турында сөйләшкән идек. Безнең шундый мөмкинлек бар иде – без анда боларның барысы да ни дәрәҗәдә креатив һәм динамик оештырылуны күрдек. Бу барлык алдынгы күнекмәләр монда да күчте», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Третьяковка командасына, шулай ук проектка кушылган Татарстан музейлары хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.

«Минемчә, безнең илебез өчен уникаль булган проектны гамәлгә ашырабыз, төп музейлар – Третьяков галереясе һәм безнең музей – шундый күргәзмә оештырдык. Ышанам ки, бу яхшы сигнал – сәнгать хәзинәләре белән Мәскәү кешеләре һәм кунаклары гына түгел, казанлылар да таныша алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Зөлфирә Трегулова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «аның фикер киңлеге һәм Татарстан Республикасы музейларындагы һәм күргәзмә мәйданчыкларындагы ситуацияне үзгәртергә омтылуы» өчен аерым рәхмәт белдерде һәм проектны «алга ыргылулы» һәм  төбәкләрдә музей күргәзмәләренең яңа стандартын билгеләүче күренеш дип атады.

«Гасыр гение…» – озак чорга исәпләгән беренче проект, аның кысаларында  Казанда һәм Мәскәүдә эре күргәзмә проектлары узачак. Әлеге күргәзмә рус сәнгатенең гүзәл дәверләреннән берсе – ХХ гасырның беренче унъеллыгына багышлана.


"Татар-информ" МА.