Татарстан Президенты рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

27.04.2017

Татарстан нефть химиясе комплексы предприятиеләре 2017 елның беренче кварталында 304 млрд. сумга продукция чыгардылар. Резина һәм пластмасса әйберләрен җитештерү 7,1 % ка артты, химия продуктларын җитештерү - 6,7 процентка, нефть чыгару 3,1 процентка артты. Ләкин нефть продуктларын чыгару 7,3 процентка кимеде.

Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты  рәиселегендә ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Төп предприятиеләр продукцияҗитештерүне 2,2 процентка арттырдылар, керем - 25 %ка артты. Үсешне нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре тәэмин итте. 

Республика һәм урындагы бюджетларга түләүләр өчтән бер өлешкә артты һәм 14,5 млрд. сум тәшкил итте. Гыйнвар-март айларында "Татнефть" 7 млн. 125 мең тонна нефть һәм 235 млн. куб м. иярчен газ чыгарды. Компания югары үзле нефть чыгаруны 2,5  кат арттырды. 

Республикада 1 кварталда нефть эшкәртү һәм газ конденсатын эшкәртү, автомобиль бензинын һәм дизель ягулыгын җитештерү кимеде. Әмма нефть продуктларына бәяләр арту керемне арттырырга ярдәм итте. Татарстанның химия предприятиеләре каучук, техник углерод, юу чаралары, полиэтилен һәм полистирол чыгаруны арттырдылар. 

"Казаноргсинтез" производствоны 5,4 процентка арттырды. "Түбән Кама нефть химиясе" - 5,3 процентка. "Татнефть" шина җитештерү комплексы 1 кварталды 2,8 млн. берәмлек шина җитештерде. Бу керемне 28 процентка арттырырга мцмкинлек бирде. Бу  үз чиратында техник углеродка ихтыяҗны арттырды. Гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча "Түбән Кама техуглерод"та җитештерү 27 процентка артты. 

рҗ   Карпов исемендәге Химзавод һәм Казан синтетик каучук заводы күрсәткечләре кимегән, КЗСК беренче кварталда производствоны 50 % ка диярлек киметкән. Шул сәбәпле Рөстәм Миңнеханов әлеге предприятиеләрнең нормаль эшен тәэмин итү өчен чаралар күрергә йөкләде. 

 


"Татар-информ" МА